Интернат-йортта халыкара өлкәннәр көне

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне интернат-йортта иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе! Бу олкэннэрне хөрмәтлэү бәйрәм һәм аларнын Ватан файдасына эшләгән хезмәтләре, үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Өлкәннәр көне - картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз 

бистәсендә урнашкан интернат-йортында төп бәйрәмнәрнең берсе, аңа әзерлек аерым игътибар һәм хөрмәт белән алып барыла. Бәйрәм алдыннан берничә чара узды.

9 октябрьдә  Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Килдебәк китапханәчесе һәм авылның үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнучеләр өчен «Өлкәннәрнең йозе, гел көләч булып калсын»дип исемләнгән бәйрәм концерты  бүләк иттеләр.

Тыңлаучыларга яхшы таныш булган тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Концерт тамашачыларын битараф калдырмады, алар, таныш мотивларны белеп, үз хисләрен тыя алмыйча кушылып җырладылар биеделәр һәм һәр чыгышны кайнар алкышларга күмделәр.

Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен, чыгышның ахырында чарада катнашучыларның барысына да  рәхмәт белдерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International