«Балкыш " тернәкләндерү үзәгендә укыту чарасы

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

    Өлкән кеше декадасы кысаларында, Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.

    Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Катнашучылар техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кайтару вакыты һәм аяк киеме алмашу яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. 25 статья «кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы» һәм 26.1 статья «товарны сатуның дистанцион ысулы»җентекләбрәк аңлатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International