"Иң мөһиме – күңел белән картаймаска» әдәби-музыкаль кичәсе

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

2 октябрьдә, өлкәннәр декадасы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клублары мөдирләре тарафыннан өлкәннәр көненә "Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Чараны алып баручылар тамашачыларны бәйрәм белән җылы котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Өлкәннәр кичә буе җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар,  яшьлекләрен искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International