"Һәрвакыт күңелегез яшь булсын»

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Йосыф-Алан авыл клубы мөдире үз коллегаларын һәм авылдашларын «Һәрвакыт күңелегез яшь булсын " дип исемләнгән бәйрәм өстәле артына җыйды. Чараның бизәге булып Мусина Хәдичә апаның юбилее хөрмәтенә «Һәм бу аның турында» дип аталган тематик күргәзмә булды. Йосыф-Алан авыл клубы мөдире хезмәттәшенең иҗаты һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар Хәдичә апаның эш еллары турындагы истәлекләр, авылда клуб оешканнан бирле эшләгән барлык хезмәткәрләрнең эшчәнлеген искә алдылар. Кичә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренең, Тенеки авыл клубы мөдиренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International