Бәрәңге бәйрәме

2023 елның 15 сентябре, җомга

9 сентябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Бигрәк тәмле бәрәңге" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә конкурслар, викториналар, җырлар һәм Бәрәңге турында шигырьләр бар иде. Алдан ук бәрәңгедән ризыклар әзерләүгә конкурс игълан ителде. Ни генә юк иде өстәлдә: пироглар, өчпочмаклар, курниклар, мундирлы бәрәңге,  бәрәңге салатлары. Шулай ук төрле сортлардан һәм гадәти булмаган формадагы бәрәңгедән күргәзмә һәм "Эх, бигрәк тәмле бәрәңге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Иң оригиналь ризык» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык килгән кунаклар чәй һәм бәрәңгедән ясалган ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International