13 сентябрь көнне мәктәп укучылары, журналист, корреспондент профессеяләры белән якыннан танышу, видеога төшерү,монтажлау серләрен өйрәнү максатыннан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә һәм “Саба таңнары” газетасы редакциясендә экскурсиядә булдылар.

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрь  көнне мәктәп укучылары, журналист, корреспондент  профессеяләры  белән якыннан танышу, видеога төшерү,монтажлау серләрен өйрәнү максатыннан  “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә һәм “Саба таңнары” газетасы редакциясендә экскурсиядә булдылар.
Бу экскурсиядә укучылар экранның икенче ягы - тамашачылар өчен сер булган дөньга сәяхәт кылдылар. Журналист, алып баручы, видеооператор, телеинженер һөнәрләре белән якыннан таныштылар. Телепрограммаларның ничек төшерелүен, моның өчен күпме вакыт һәм көч кирәклеген белделәр. Үзләре дә чын телестудиядә диктор ролендә булып карадылар.
Шулай ук укучыларга газета  мәкаләләренең, тулы тиражлы басмалар дөньяга килүнең төп этаплары белән таныштылар.  Бүген газетаның нинди булуын ачык күрделәр,бераз тарихка күз салып, редакция архивларында сакланган иске газета, язмалар бн таныштылар. Укучылар һәр газета санының барлыкка килүендә корреспондентларның зур хезмәте кергәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International