Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсы

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

9 сентябрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Конкурсның максаты-легендар җырчы истәлеген мәңгеләштерү, татар халык җырларын эстрада башкаруга нигез салучы Әлфия Авзалованың иҗади мирасын үстерү, дөнья мәдәниятенең бер өлеше буларак татар милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Хореография» номинациясендә катнашып, «Юри генә» биюе белән чыгыш ясады. Фестиваль-конкурста катнашучылар финалист дипломына лаек булдылар. Коллектив конкурстан зур рәхәтлек тапты. А.Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурста катнашкан өчен Шәмәрдән мәдәният йорты җитәкчеләре Г.М. Әхмәтшина, А.И. Хуҗин рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International