Урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы " һөнәри осталык конкурсы

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

   Кичә Лесхоз бистәсендә  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс шартларына ярашлы, анда катнашучылар тест узган һәм урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, урман таксациясе, янгынга каршы җиһазлар һәм бензопила белән эшләү, документлар рәсмиләштерү һ. б. өлкәләрдә берничә практик биремне үтәгән. Ярышлар Урман хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылды, ул якшәмбе, 17 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкчесе-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һәм башкалар катнашты.

Конкурс кысаларында урманчылар  арасында иң яхшылары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International