Кичә, 10 сентябрьдә, 90 яшьлек юбилеен Олы Арташ авылында яшәүче Зарипова Хәлимә Хәбибрахман кызы билгеләп үтте.
“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУ хезмәткәрләре аны юбилее белән котларга килделәр. 1959 елдан 1982 елга кадәр ул Нырты туберкулез диспансерында санитар булып эшләгән.
Хәлимә Хәбибрахман кызы озын, вакыты-вакыты катлаулы булган, әмма, тулаем алганда, бәхетле гомер кичергән. Хәзер олы яшьтәге хатын үзенең гаиләсе - балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә.
Юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!