Тематик сәгать

2023 елның 10 сентябре, якшәмбе

3 сентябрьдә Туктар авыл клубында терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризм – тормыш өчен куркыныч» дип аталган тематик сәгать уздырылды. Дөньядагы вакыйгалар мисалында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның нәтиҗәләре нинди, аннан саклануның нинди ысуллары барлыгын, әгәр бу бәла безнең берәребез белән булса, үзен ничек дөрес тотарга кирәклеген белделәр. Бесландагы чын фаҗигале вакыйга мисалларында балалар үзара ярдәм, батырлык, патриотизм нәрсә икәнен белделәр. Иң мөһиме, балалар аңладылар - теләсә нинди хәлдә уяу һәм сак булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International