Килдебәк мәдәният йортында концерт

2023 елның 9 сентябре, шимбә

2 сентябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында “Зур концерт” дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Әлеге концерт Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш клубы каршында шөгыльләнүче үзешчән артистлары көче белән әзерләнде. Үзешчәннәр  тамашачыны үз җырлары белән сөендерделәр. Мәдәният йортының концерт залы тамашачылар белән тулы иде, алар үзешчән сәнгать артистларының чыгышларына һәрвакыт шат. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Бу хакта рәхмәтле тамашачының алкышларыннан чыгып фикер йөртергә мөмкин иде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International