Интеллектуаль уен

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Интеллектуаль уен-уенчыларның үз интеллектын һәм эрудициясен куллануына нигезләнгән уен төре. Интеллектуаль уеннарның төп функциясе булып фикерләүне, югары психик функцияләрне, логиканы, анализ һәм синтез, гомумиләштерү һәм классификацияләү, чагыштыру һәм каршы кую процессларын үстерү тора. 5 нче сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Мемо» һәм «Абалон» интеллектуаль уеннарын оештырдылар. Кагыйдә буларак, мондый уеннарда катнашучылардан тормышның төрле өлкәләреннән сорауларга җавап бирү таләп ителә. Балаларга бу уеннар бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International