5 нче сентябрь көнне гимназия базасында, Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында, математика укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырышта узган уку елы нәтиҗәләре һәм математика укытуның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Галиева Г.М. чыгыш ясады. Шулай ук математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Шакирова Л.С., Шәмәрдән лицее “Үсеш” укытучысы Закирова И.С., Эзмә урта мәктәбе укытучысы Тимергалиева Г.Ф., Кибәче урта мәктәбе укытучысы Вилданова Ә.Г. чыгышлары тыңланды. Түгәрәк өстәл утырышында математика укытучыларының норматив базасы турында фикер алышулар булды, 2023/2024нче уку елына укытучылар алдына куелган максат һәм бурычлар каралды, район методик берләшмәнең эш планы расланды.