28нче августтан 3нче сентябрьгә кадәр Россиядә балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.
Сәламәт яшәү рәвеше-кеше сәламәтлеген саклауның иң мөһим шарты. Сәламәт яшәү рәвеше физик активлыкны һәм спортны, сәламәт йокыны, баланслы туклануны һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуны үз эченә ала.
Сәламәтлекне саклау белән балачактан ук шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр белән ЗОЖ темасына әңгәмәләр алып бару һәм аларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру бик мөһим.
Балалар әти-әниләренең мавыгулары белән кызыксыналар һәм өлкәннәрнең гадәтләрен теләп үзләштерәләр. Шуңа күрә шәхси мисал иң эффективлы метод. Әгәр ата-аналар сәламәт яшиләр икән, аларның балалары да шулардан үрнәк алып яши.
1 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар ел саен профилактик медицина тикшерүе узарга тиеш. Тулырак тикшерү 1, 3, 6, 7, 10, 14, 15, 16 һәм 17 яшьтә үткәрелә. Медицина тикшерүе үз эченә: табиб-педиатр һәм тар профильле белгечләр тикшерүе, анализлар тапшыру һәм лаборатория тикшеренүләрен ала (баланың яше буенча). Медицина тикшерүенә юлламаны участок педиатры бирә.
15-17 яшьлек яшүсмерләргә репродуктив системаның торышын бәяләү һәм сәламәтлеген саклау өчен тиешле медицина тикшерүләре узарга тәкъдим ителә.
Төрле авыруларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен регуляр профилактик тикшерүләр кирәк. Моннан тыш, медицина тикшерүләре балаларның сәламәтлек торышын бәяләргә һәм аны яхшырту буенча киңәшләр бирергә мөмкинлек бирә.
Балаларның барлык медицина тикшерүләре халыкны түләүсез медицина ярдәме белән тәэмин итүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында үткәрелә.
Онытмагыз, үсеп килүче буынның сәламәтлеге - бөтен илнең киләчәк сәламәтлеге.