«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

30 август - Республика көнендә, Казанда "Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән традицион фестиваль булып узды. Әлеге фестивальдә, меңнән артык катнашучы арасында, район мәдәният йорты, музыка мәктәбе коллективлары һәм Туктар авыл клубыннан Мәртен авылы егете Илсаф Шәмсетдинов та бар иде. Бөтен Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән гармунчылар халыкны виртуоз уен белән сөендерер өчен Казанга  җыелдылар. Гармунчылар  Г.Камал театрыннан Бауман урамы аша үттеләр һәм 1 Май мәйданына күтәрелделәр. Аннары гармун аккомпанементы астында җырлар һәм биюләр белән катнашучылар Казан Кремленә күтәрелделәр, анда Сөембикә манарасы янында, бәйрәм флешмобы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International