27 августта Туктар авыл клубы мөдире Сабабаш авыл клубының сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар белән берлектә, Республика көне уңаеннан, "Татарстан-республикам минем!" дип аталган концерт тәкъдим иттеләр. Татарстан-ресурсларга бай республика, әмма аның иң төп байлыгы — ул, әлбәттә, талантлы, тырыш, күпмилләтле халык, ул бу территориядә гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта яшәгән һәм иҗат иткән. Чара барышында безнең республика, туган як турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.