Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Яшә мәңге, Республикам" исемле концерт

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

29 август көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Яшә мәңге, Республикам" исемле концерт үткәрелде. Алар халыкка үзләренең җырларын, биюләрен, уеннарын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр, ә җавап итеп иң яхшы алкышлар, һәм тамашачылар йөзендә елмаюлар  балкыды. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды, ә концерттан соң тамашачылар артистларга рәхмәтләрен   белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International