25 августта ТР буенча социаль фонд бүлекчәсенең Саба районында клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) «Беренче сыйныф укучысы җыелмалары»тапшырылды. Быел сигез кыз һәм малай, аларның әти-әниләре клиент хезмәте хезмәткәрләре, беренче сыйныфка баралар. Аларга иң кирәкле канцелярия кирәк-яраклары тапшырылды, чәй эчү һәм «Мин әнинең/әтинең эшендә»рәсем конкурсы оештырылды.
Балаларны тормышларында яңа этап башлану белән котлыйбыз һәм уңышлы укуларын телибез! Мәктәп еллары - тормышның төп һәм кирәкле этапларының берсе бит.