Гриппка каршы Вакцинация.

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Дүшәмбедән (28 август) балаларга (6 айдан 4 сыйныфка кадәр), йөкле хатын-кызларга һәм медицина хезмәткәрләренә грипп буенча вакцинация ясау башлана.

Гриппка каршы Вакцина Ультрикс Квадри 4 валентлы, консервантларсыз.

Вакцинация турында мәгълүматны фельдшердан яки поликлиника регистратурасыннан 8(84362)2-35-40 алырга мөмкин.

Вакцинацияне «Саба район үзәк хастаханәсенең” поликлиникасында (КИЗ Кабинеты), Шәмәрдән участок хастаханәсендә яки табиб амбулаторияләрендә үтәргә мөмкин.

Вакцинация педиатр, терапевт яки фельдшер тикшергәннән соң гына ясала. Бу тикшеренүгә кабул итү, алдан язылмаган килеш алып барыла.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International