«Каһарман Җәлилчеләр» дип исемләнгән тарихи сәгать

2023 елның 27 августы, якшәмбе

25 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Каһарман Җәлилчеләр» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

    25 август көнне Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп  үтелә. 79  ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер ватандашыбызны җәзалап үтергәннәр.

   Балалар Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары биографиясе турында бик күп  мәгълүматләр белделәр.

Чараның йомгаклау өлешендә кичәдә катнашучылар бөек татар шагыйре Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International