Иләбәр авылыннан Галиевлар гаиләсе Республика Рәисы һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда катнашты.

2023 елның 27 августы, якшәмбе

Ел саен республика көне алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итү үткәрелә. ТРсы Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигматуллина билгеләп үтүенчә, унынчы тапкыр үткәрелүче әлеге чарада 500дән артык асыл Татарстан гаиләләре катнашкан. Быел 25 августта Казан Кремлендә узган мәртәбәле чарада Иләбәр авылыннан Вәсилә һәм Айдар Галиевлар катнашты.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/ilabar-avylynnan-galievlar-respublika-raise-ham-anyn-tormys-iptase-belan-ocrasuda-katnastylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International