Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2023 елның 25 августы, җомга

25 август көнне Саба район мәдәният йортында  район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы   Мәгариф һәм фән министрлыгынын мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гәптрәис улы, Казан (Идел буе) федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры Калимуллин Айдар Минимансур улы, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәнең беренче өлешендә мәгариф идарәсе башлыгы И.Ф. Шакировның 2022/2023 уку елы нәтиҗәләре һәм 2023/2024 уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар турындагы доклады һәм башка чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең икенче өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, укытучылар сафына яшь белгечләрне кабул итү оештырылды. Шулай ук районның педагогик хезмәткәрләре дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International