"Коррупциягә юк дибез!" дип исемләнгән әңгәмә

2023 елның 22 августы, сишәмбе

17 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Коррупциягә юк дибез!" дип исемләнгән әңгәмә  үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре коррупцияне вазифаи затның үз вазифасына бәйле хокукларны, шәхси баету максатларында, турыдан-туры куллану белән бәйле процесс дип аталуын, башкача әйткәндә, шәхси файда алу максатында вазифа урыныннан файдалану икәнен сөйләделәр. Коррупция проблемасы бөтен дөньяда иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Яшьләр коррупция төрләрен искә төшерделәр: көнкүреш коррупциясе, эшлекле коррупция, югары хакимият коррупциясе, югары уку йортларында коррупция.

Ахырда барысы да коррупция белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк дигән фикергә килде, чөнки бу күренеш бөтен җәмгыятькә зыян китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International