Казан шәһәренә экскурсия

2023 елның 18 августы, җомга

15 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылның мәдәни тормышында төп роль уйнаучы актив яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Танышу һәм мавыктыргыч сәяхәт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыктан башланды, Кабан күле буйлап катамараннарда йөрделәр. Юлларын Бауман урамында дәвам иттеләр, анда бик күп кызыклы тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр,караганнан соң тәмле итеп "Түбәтәй"ресторанында ашадылар. Кремль яр буенда, шәһәрнең һәм Казансу елгасының матурлыгын күзәттеләр. Экскурсия  мавыктыргыч һәм онытылмаслык булып чыкты. Мондый экскурсияләр вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә, тарихны, архитектураны һәм гомумән мәдәниятне кадерләргә һәм аңларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International