РФ саннар министрлыгы Россиянең кечкенә торак пунктларында интернет өчен тавыш бирүне 10 сентябрьгә кадәр озайтты.
Гаризалар элеккечә дәүләт хезмәтләре порталында һәм почтада кабул ителәчәк.
Киләсе елда мобиль Интернетка 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән 1481 торак пункт тоташтырылачак. Иң күп тавыш җыйган авыллар арасыннан сайланачаклар. Онлайн-тавыш бирүдә 382 мең кеше катнашкан инде.