Пляж футболы буенча III урын

2023 елның 11 августы, җомга

Килдебәк авыл җирлегенең «Туктар» командасы пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнашты. Командада Туктар һәм Мәртен авылларыннан егетләр уйный. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең команда III урынны яулады. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм командага алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International