"Икмәкчеләргә һәм механизаторларга дан" дип исемләнгән концерт программасы.

2023 елның 11 августы, җомга

9 август конне, элеккеге совет чорындагы кебек, Сүлә авыл клубы, Курсабаш мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханә хезмәткәрләре агитбригаданың иҗади коллективы белән берлектә кыр станында "Икмәкчеләргә һәм механизаторларга дан" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш оештырдылар. Урак өсте вакытында агитбригада механизаторлар алдында бай концерт программасы белән чыгыш ясарга тырышты, чөнки һәр сәгать кадерле, шуңа күрә бәйрәм озакка сузылмады. Шулай да җыелган урып-җыю хезмәтчәннәренә һәрнәрсәдән уңай энергия, күтәренкелек һәм хезмәт казанышлары алу өчен бу да җитәрлек була.Шулай ук игенчеләргә, аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады һәм аларга ныклы сәламәтлек, мул уңыш һәм нәтиҗәле эш вакытында яхшы һава торышы теләп, саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International