Саба районы Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2023 елның 28 июле, җомга

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба районының Олы Нырты авыл җирлегендә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

    Чара кысаларында сәүдә өлкәсе мәсьәләләре күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелгән. Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.

    Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Катнашучылар сыйфатсыз товарны кайтару вакытына, шулай ук азык-төлеккә бәяләр билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International