Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә цифрлы тигезсезлекне бетерү проектының икенче этабы гамәлгә ашырыла (УЦН 2.0), аңа ярашлы рәвештә 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда база станцияләре төзелә.
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан «дәүләт хезмәтләре» порталында 2024 елда база станцияләре төзү планлаштырылган торак пунктлар өчен тавыш бирү оештырылган (халык саны 100дән 500гә кадәр кеше). Тавыш бирү түбәндәге сылтама буенча үткәреләчәк: https://www.gosuslugi.ru/inet.
2023 елның 17 июленнән 13 августына кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында тавыш бирү чоры.
Тавыш бирүдә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган хисап язмасы һәм граждан тавыш биргән төбәк территориясендә даими теркәлү булырга тиеш.
Шулай ук Россия цифрлар министрлыгы адресына хат җибәрү мөмкинлеге дә каралган. Хатта ФИО, даими теркәлү адресы, паспорт мәгълүматлары һәм кәрәзле элемтә оештыру таләп ителгән торак пунктның исемен күрсәтергә кирәк. Тавышларны санаганда, Россия цифрлар министрлыгына 2023 елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча, килгән хатлар исәпкә алыначак.