20 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Поколение вместе» дип исемләнгән кич утыру үткәрде. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Балалар әңгәмә алып бардылар, милли уеннар уйнадылар, баян астында җырлар җырладылар. Очрашулар күңел һәм дуслык атмосферасында узды.