8 июльдә мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.Гаилә-ул йорт. Гаилә-мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Бу көнне бәйрәм итү кысаларында Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләләр өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык - мәңгегә» ял кичәсе үткәрделәр. Чара барышында гаилә парлары үзләре өчен әзерләнгән сынауларны үттеләр, гаиләләренең ныклыгын, юмор хисен, энергия запасын һәм зирәклеген тикшерделәр. Бәйрәм һәркемгә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.