«Яшә чишмә!» исемле сәяхәт

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

 7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл чишмәләре буйлап «Яшә чишмә!» исемле сәяхәт оештырдылар. Балаларга чишмә суының чыгышы, файдасы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Чара яңа китаплар белән танышу һәм табигатьтә уку белән тулыландырылды. Чараның икенче өлешендә бергә хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелле ял иттеләр .Чара ахырында чишмәдән су эчеп, пикник оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International