Килдебәк авыл китапханәсендә балалар өчен «Кече ватанга-зур мәхәббәт» дигән мәгълүмат сәгате

2023 елның 7 июле, җомга

Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк.4 июль көнне  Килдебәк  авыл китапханәсендә  балалар өчен «Кече ватанга-зур мәхәббәт» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Чарада кече Ватанның нәрсә аңлатканы, аның алдында нинди җаваплылык булырга тиешлеге, кече ватан язмышы өчен борчылырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Авыл тарихы турында сөйләнде: аның ерак үткәне, бүгенгесе. Балалар белән Бөек Ватан сугышы елларындагы сугышчыларның батырлыкларын искә төшердек. Чара барышында әдәбиятка күзәтү ясалды. Балалар Килдебәк авылы турында китаплар һәм альбомнар белән таныштылар, аларны кызыксынып карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International