Чыгарылыш - 2023

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру. Балачагы, мәктәп шаярулары, шау — шулы үзгәрешләр артта калды, ә алда сайлау-10 сыйныф яки һөнәри белем.

     5 июль көнне районыбыз мәктәпләрендә төп гомуми белем бирү аттестатларын тапшыру тантаналары узды. Ә “Ямьле Саба” яр буенда районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган  9нчы  сыйныф укучылары өчен район күләмендә беренче тапкыр чыгарылыш кичәсе  үткәрелде.  

     376 егет-кызның  53енә укуны гел “бишле”гә генә тәмамлаган өчен кызыл аттестатлар бирелде. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район башлыгының бүләге буларак, эстрадабызның талантлы артисты Рафис Калимуллин үзенең төркеме белән матур җырларыннан концерт тәкъдим итте.

      Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестат алу белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Хәерле юллар, чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең теләкләрегез, планнар һәм хыялларыгыз чынга ашсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International