"Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Ватанны ярату һәм ватанпәрвәрлек хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге. Татарстан тулысынча Верховный Башкомандующийга, ил Президенты Владимир Владимирович Путинга ярдәм итә. Бу катлаулы вакытта без аның тирәсендә берләшергә, бергә Россиягә һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч янаучыларга каршы торырга тиешбез. Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!"