Хәтер һәм кайгы көне

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 22 июнь-илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган геройларны искә алу көне. Шул уңайдан балалар өчен «Тот самый длинный день в году, нам выдал общую беду» - дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.   Балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, безнең халыкның немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә нинди югалтулар кичергәне турында сөйләнде. Чара ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International