Хезмәтләрен хөрмәтләп!

2023 елның 20 июне, сишәмбе

     Үзган  Сабантуй   бәйрәмләрендә “Игенче” ҖЧҖнең   төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

10 нчы  июнь көнне  районда узган  Сабантуйда “Игенче” ҖЧҖе - җитәкчесе А.З. Зарипов  ,  2022 елда район авыл предприятиеләре арасында игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү  һәм сату буенча югары күрсәткечләргә ирешеп икенче урын яулаганы өчен II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

 11 нче июнь көнне   авыл Сабантуенда –хезмәт алдынгылырын, хезмәткәрләрне хөрмәтләү булды.Алар  сәхнәгә чакырылып , авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Бүләкләнүчеләрнең һәрберсен  югары эшчәнлек һәм үз эшенә мәхәббәт кебек сыйфатлар берләштерә. Нинди генә бүлектә  эшләсәләр дә, һәркем өчен үрнәк булып торалар.

Мактау грамотасы белән:

  • агроном Хаҗиев Рүзәл Рафыйк улы
  • баш энергетик Шәймәрданов Ранур Нургали улы
  • механизатор  Галиев Илһам Галиәхмәт улы

Рәхмәт хаты белән:

-ветеринария санитары Гөмәров Газинур Нурихан улы

- савымчы Гыйләҗетдинова Илсөяр Әбүбәкер кызы бүләкләнделәр.

Аларга алдагы хезмәт юлында зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International