Тормышта булган гаҗәеп бер вакыйга

2023 елның 20 июне, сишәмбе

"Шулай да могҗизалар була!" Тормыштан бу гаҗәеп тарихны ишеткәч, нәкъ шулай әйтәсе килә.

Кичә Казанда ел саен "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2023" премиясен тапшыру тантанасы тәмамланды. "Уникаль очрак" номинациясендә дәгъвачылар арасында Шәмәрдән авылыннан да бер гаилә бар иде.

Тарихны сөйләп бирик... Закирҗанова Фәридә 20 яшендә кияүгә чыга. Һәм 25 ел дәвамында ул үҗәтләнеп әни булырга омтыла. Гөлсинә Азатовна (ШУБ баш табибы вазифаларын башкаручы), ә ул вакытта әле табиб акушер-гинеколог яшь хатынга бөтен белгәне белән ярдәм итте. Бергә алар бу катлаулы юлны үтәләр - күп санлы тикшерүләр, дәвалау, массажлар, һәм берничә ЭКО. Чираттагы ЭКО нәтиҗәсендә 2 бала дөньяга килә. 1700 грамм авырлыктагы малайның тормыш өчен көрәшергә көче җитми... Ә менә гәүдәсенең экстремаль түбән массасы 680 грамм гына булган сабый исән кала ала!

Ул чибәр, кыю һәм тәвәккәл кыз булып үсә. Хәзер Әминә Закирҗанова 6 нчы сыйныфта укый инде. Моннан тыш, Әминә профессиональ фигуралы шуучы һәм махсус олимпия уеннары җиңүчесе!

Ләкин үткәннәргә әйләнеп кайтыйк... Кыз исән кала һәм үз тормышы өчен җан ачысы белән көрәшә. Туганнан соң ук аны 1 нче шәһәр хастаханәсенә урнаштыралар, анда аны озак тәрбиялиләр. Фәридә вакытлыча, кызы белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрү өчен, больницага санитарка булып урнаша... Әни яңа туган кызы янында озаклап басып тора, догалар укый, аның белән сөйләшә. Ул кызның барысын да тойганына ышана.

Аннары әнисе белән кызы туган Шәмәрдән авылына кайтып керәләр. Аларга күп еллар тернәкләндерү кирәк була. Һәм бу катлаулы вакытта безнең врачлар тагын ярдәмгә килә. Зөлфия Камиловна, ШУБ участок педиатры, бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен туплап, кечкенә пациентканың бөтен гомерен күзәтә.

Күп еллар үткәч, Фәридә Закирҗанова Гөлсинә Азатовнаның һәм Зөлфия Камиловнаның  ихлас ярдәмнәрен истә тотып, аларны шәхсән “Ел табибы - Ак чәчәкләр 2023” премиясенә чакыра.

Безнең табибләрнең никадәр күңелләре нечкәргәнен әйтеп бирүе кыен! Мондый моментларда бу дөньяда табиб һөнәренең никадәр мөһим булуын аңлыйсың ! Рәхмәт сезгә, кадерле табибларыбыз, шәфкать туташлары, хастаханә һәм поликлиника хезмәткәрләре!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International