Финанс-бюджет палатасында авыл җирлеге бухгалтерлары белән эш барышында килеп туган мәсьәләләр буенча киңәшмәләр һәрдаим оештырылып тора. Бу юлы алар бердәм мәгълүмати системада контрактларның үтәлү документларын электрон кабул итүне имзалау буенча, аның кайбер мөһим нюанслары, шулай ук сроклары буенча сөйләшү алып бардылар. Чара барышында контракт бүлеге бухгалтеры Алсу Юнысова хезмәттәшләренең кызыксындырган сорауларына конкрет таләпләрен һәм җавапларын җиткерде.