«В символах России, история страны» дип исемләнгән танып белү сәгате

2023 елның 16 июне, җомга

12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыруы турында сөйлибез. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык көне.

15  июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россия көненә багышлап  «В символах России, история страны» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларны  Россия Федерациясенең төп символлары: флаг, герб, гимн белән таныштырдылар.

   Чарада катнашучылар Ватаныбызның башкаласы-Мәскәү шәһәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белделәр. Россия гербы һәм флагы турында шигырьләр тыңладылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International