Явлаштау урта мәктәбе укучысы Галиева Айзиля Минзахит кызы Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елына багышланган Милли киемнәр район фестивалендә “Милли кием-милләтемә тугрылык ул!” номенациясендә 1 урынны яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.