10 июнь көнне булып узган район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен акчаны таяк белән эзләүдән башланып, икенче өлешендә исә, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысы да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләренә ия булды. Ә инде уенның һәр ике төр җиңүчеләрен исә шәп бүләкләр көтә иде. Уен бер сулышта узды һәм безнең егет-кызларыбыз башкаруында күңелле такмаклар белән үрелеп барды.