3 июньдә Килдебәк авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә, күркәм итеп, милли бәйрәмебез Сабан туена бирнә җыйдылар. Бирнә җыю җыр-биюләр белән үрелеп барды. Барлык авылдашларны һәм якташларны 11 нче июньдә үткәреләчәк Сабан туенда көтеп калабыз.