Җәйге каникуллар башлану белән, балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Күңел ачу һәм белем бирү чараларыннан тыш, мәктәп яны лагерьларында атна саен көндәлек тикшерүләр (шул исәптән педикулез һәм чесотка), шулай ук профилактик әңгәмәләр үткәрү мәҗбүри.
Сабабаш ФАП фельдшеры укучылар белән «Балаларны имгәнудән саклау» турында әңгәмә үткәрде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән профилактик эш алып барыла: Туктарда “Тамчы” балалар бакчасында «Чиста куллар» әңгәмәсе, Иләбәр авылының “Умырзая” балалар бакчасында «Сәламәтлек көне»үткәрелде.