“Балачак салават күпере” дип исемләнгән уен программасы

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булса, ә олыларга балачакның нинди матур вакыт икәнен искә төшерү дә булып тора.

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан Килдебәк  авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә балалар өчен «Балачак салават күпере» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар кызыклы уеннарда, ярышларда катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International