2023 елның 25-26 маенда Казанда узган «VI «Мультидисциплинар авыру» терапия форумы- Бөтенроссия яшь белгечләр конференциясендә катнашучы Шәмәрдән участок терапевты табибы Хаҗиева Ләйсән Фирхәт кызын котлыйбыз.
Ләйсән Фирхәт кызы «За доблестный труд во благо жизни пациентов» дигән мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне РМОНТ президенты академик Мартынов А.И. тапшырды.
Чара Россия терапевтларының фәнни медицина җәмгыяте (РМНОТ) тарафыннан иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Оештыру комитеты рәисләре РМНОТ президенты академик Мартынов А. И. ТР Сәламәтлек саклау министры Миңнулин М. М. , «Казан дәүләт медицина университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе ректоры Созинов А. С., Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РМАНПО ФДБОУ филиалы КГМА директоры Хәсәнов Р. Ш. чыгыш ясады.
Конференциядә берничә секция эшләде: хроник бөер авырулы пациентлар; бөерне алмаштыру терапиясе; кардиометаболик авырулар; терапияда чит ил тәҗрибәсе; клиник тикшерүләр секциясе; кыска хәбәрләр секциясе; йорәк авырулары.
Профилактик медицинага һәм сәламәт яшәу рәвешенә багышланган мәсьәләләр, терапевт практикасында ревматологик мәсьәләләр, тын юллары медицинасы мәсьәләләре яктыртылды.
Яшь белгечебез Хаҗиева Ләйсән Фирхәт кызын тагын бер кат котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз!