ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ТУРНИР

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген, 04 июньдә, «Саба-Арена» УСК-сында өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасындп туган көн ияләреннән татлы призлар җиңүчеләрен һәм призерларын таптылар. 

Икенче лигада өченче урынны Шәмәрдән «Яшьлек» дуэты Зарипов-Сиразиев алды. Икенче урынга «Татарстан» (Саба) дуэты Альяна Әхмәтҗанова-Диләрә Шигабиева күтәрелде. «Гимназия» дуэты Кашапова Зарина-Залия Гайнуллина җиңүче булды.

Беренче лигада өченче урынны «Сабабаш» дуэты Богданов Владимир-Нияз Шаманов,  икенче урын Раил Галиакберов һәм Батыршина Динә. Турнирның җиңүчесе булып «Килдебәк» дуэты Данис Әхмәтҗанов-Искәндәр Хөсәенов танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International