Кичә Саба үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде.

2023 елның 3 июне, шимбә

Министрны МКДЦ директоры Хәйруллин Рөстәм Наил улы  озата барды. Кунакларны Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм  Саба үзәк район хастаханәсенең  баш табибы Йосыпов Марат Рафаэль улы каршы алды.

Министр авыруларны  кабул итү бүлмәсендә, терапия, педиатрия, гинекология, хирургия, инфекция бүлекләрендә булды. Реанимация, операция бүлмәсе, лаборатория, поликлиника һәм ЦАОП белән танышты.

Марсель Мансур улы белән эшлекле һэм файдалы сөйләшү үткәрелде. Марсель Мансур улы районда халыкны диспансерлаштыру, табибларның хезмәтлэре, терапия бүлеге бинасынының ремонты белән кызыксынды. Гинекология бүлегенә килгәч, министр йөклелекне туктатырга ниятләгән хатын-кызлар белән эшнең никадәр нәтиҗәле алып барылуын сорады.  Шулай ук Саба районында яңа кан тамырлары үзәге ачу темасы да сойләшенде.

Эш сәфәре Шәмәрдән участок хастаханәсендә дэвам итте. Марсель Мансур улы хастаханәнең масштабларына соклануын белдерде. Хастаханәнең барлык бүлекләрендә: кабул итү бүлмәсендә, стоматологияда, педиатрия бүлекләрендә, гемодиализ бүлегендә һәм  стационарда булып узды.

Җиһазлануга, ремонт күләменә һәм сыйфатына сокланды. Көндезге стационар базасында койка санын  җәелдерергә тәкъдим итте. Бигрәк тә  хроник һәм йогышлы авырулар турында сүз барды.

Күп кенә төп мәсьәләләр каралды һәм шунда ук хәл ителде. Гомумән алганда, очрашу  уңышлы һәм уңай үтте.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International