«Сәламәтлек-һәркем ирешергә тиеш булган биеклек» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе

2023 елның 3 июне, шимбә

31 май көнне Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 30 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Сәламәтлек-һәркем ирешергә тиеш булган биеклек» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.

    Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларга тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында сөйләделәр һәм тәмәке тартмаска, беркайчан да кулларына тәмәке алмаска өндәделәр. Шулай ук алар яшьләргә тәмәке төтене тәмәке тартучыга гына түгел, ә янәшәдә басып торучыга да зарарлы икәнен әйтеп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International