Ветеран китапханәче белән очрашу

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан, 26 май көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә китапханә хезмәтендә 36 ел эш стажы булган ветеран китапханәче  Курбанова Ракыя Муллагаян кызын бәйрәм белән котлап өенә бардылар. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер, көч һәм сабырлык, шатлык һәм яхшы кәеф теләделәр.

Ветеран китапханәчеләр язмышы турында китап та язарга була. Җаваплы, тыйнак, игелекле, ягымлы хатын-кызлар, алар өчен китапханәгә, китапка, укучыларга хезмәт итү гомерлек эш булган. Рәхмәтле укучылар аларны һәрвакыт җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар Без алар белән горурланабыз һәм һәр очрашуга һәрвакыт шатбыз. Өлкән буын китапханәчеләре нигез салган традицияләр бүген дә дәвам итсен иде дип теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International